2014 елның 1 июненә коммуналь комплексы оешмаларының электроэнергия өчен бурычы 55,8 миллион сум

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
2014 елның 1 июненә коммуналь комплексы оешмаларының электроэнергия өчен бурычы 55,8 миллион сум. Бу турыда бүген Министрлар Кабинетында "Топливно-энергетикалы һәм торак-коммуналь комплексының 2013/2014 елларның җылыту чорының эшләренең нәтиҗәләре һәм 2014/2015 җылыту чорының эффектив җыену өчен мәсьәләләр" утырышында министр Ирек Фәйзуллин белдерде. Утырышны ТР премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүматы буенча, агымдагы елның 1 нче июненә торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең газ һәм электр энерниясен кулланган өчен срогы чыккан бурычы якынча 865 млн.сум тәшкил итә: электр энергиясен кулланган өчен - 55,8 млн. сум һәм 809 млн. сум – газ өчен.
Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Нурлат һәм Лениногорск районнары белән проблема бик үткен дип үйтте министр һәм башлыкларны "проблемага аерым игътибар итүне" сорады. "Татэнергосбыт" һәм “Газпром межрегионгаз Казань” оешмаларына мин официаль йомыш бирәм - булган түләүләрне тулы объемында тәэмин итергә.Үткән ел бурычы турында гына сүз бармый, бара торган чор өчен бөтенесен тулы күләме белән түләнергә тиеш", - дип әйтте И.Халиков. Бу сферадагы икенче проблемаларны күрмәвен билгеләде, ләкин өчтән бер ТР районнары түләмәүче исемлегендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International