ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Программада катнашырга әзерлек белдергән регионнар арасында - Пенза өлкәсе, Татарстан Республикасы.
Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру” темасына багышланган халыкара семинар ачылды. Германиянең Коттбус шәһәре Браденбург техник университетының Халыкара менеджмент институты мәдәни мирас өлкәсе профессоры, археологик мирасны саклау буенча ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф чыгыш ясады.
ТР Чирмешән муниципаль районы Аккирәй авылында капиталь ремонттан соң "Аленушка" балалар бакчасы ачылды.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Аксубайга эш сәфәре кысаларында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәктә һәм үзәк район хастаханәсендә бала татыру бүлегендә булды.
2014 елның гыйнварында Казанда 60 меңнән артык кв.метр торак кертелгән, бу сан 2013 ел гыйнвары күрсәткечләреннән 23,3 % кимрәк.
ТКХ өчен түләмәүчеләргә карата кырыс чаралар киләсе атнадан башлап ашырылачак.

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, "РФ төзелеше һәм төзелеш материаллары сәнәгатендә бәя билгеләү буенча федераль үзәк" ФАУ, "ТР Төзүчеләр союзы" региональ тармак  эш бирүчеләр берләшмәсе, КДАТУ һәм "Бәя инжинирингы белгечләре милли берләшмәсе" СРО һәм башка оешмалар тарафыннан оештырылган республикакүләм "Татарстан Республикасының 2014 елдагы иң яхшы сметачысы" конкурсы үзенең беренче нәтиҗәләрен чыгарды.
2014 елда Татарстан Республикасында 159 гомуми белем учреждениесенә 2,55 млрд. сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

9
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Казанда "Лыжня России 2014" XXXII Бөтенроссия массакүләм чангы узышы узды. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре спорт чарасында актив катнашты.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы төзелеше буенча республика штабында 2014 ел гыйнварына нәтиҗәләр чыгардылар. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.К.Сабиров, "Аммоний" ААҖ Директорлар Советы рәисе Р.С.Ханбиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International