ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2022 ел
җомга

2023 елның 1 гыйнварында Россиядә яңа комплекслы «Төзелеш» дәүләт программасы эшли башлаячак. Бу хакта РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Юрий Гордеев сөйләде.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш министрлыгы «ТР УГЭЦ» ДАУ белән берлектә Минск өлкәсе буенча Дәүләт төзелеш экспертизасы һәм Беларусь Республикасының Витебск өлкәсе буенча Дәүләт төзелеш экспертизасы экспертлары белән түгәрәк өстәл форматында очрашу үткәрде.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне иң яхшы яктыртуга «Созидание и развитие» VII Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы старт ала. Конкурсны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Территорияләрне үстерү фонды»г авами-хокукый компаниясе белән берлектә үткәрә.

Төзелештә һәм проектлауда контрактлар буенча заказчылар һәм подрядчыларның уңышлы хезмәттәшлеген үстерү максатыннан, Екатеринбургта WORLD BUILD STATE CONTRACT төзелешендә сатып алу өлкәсендә өченче халыкара форум узачак. Форум 2023 елның 2 мартында Екатеринбургта турыдан-туры һәм бөтен Россия территориясендә онлайн режимда узачак.


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Татарстанда торак төзелеше программалары буенча бүгенге көндә 2 млн 889 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шул исәптән 2 млн 36 мең кв.м. шәхси торак төзелешенә, 747 мең кв. м. - күп фатирлы инвестицион торакка һәм 105,7 мең кв. м. - социаль ипотека буенча төзелгән йортларга туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа паркта булды. Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты. 


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада Тынычлык проспекты буенча 92-нче номерлы 169-фатирлы торак йортка яшәүчеләр күченде. Яңа фатирларда социаль ипотека программасында катнашучылар яшәячәк. Яңа төзелеш ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

“Элеккечә безнең игътибар һәм кайгырту үзәгендә – кеше. Без илкүләм проектларны, шулай ук тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыруны тулы күләмдә дәвам итәбез. Агымдагы елда алар 44. Татарстан бюджетыннан 46 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелде”, – дип билгеләде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Пресс-конференция барышында дәүләт программаларын тормышка ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International