ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген пресс-конференциядә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни объектлар төзү буенча милли проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш компетенцияләре буенча «Яшь профессионаллар»-2022 X Милли чемпионаты финалы призерлары белән очрашты.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды И.Шакиров проспекты, №2, 2а һәм 4 адреслары буенча «Сандугач» ТК соңгы өч йортның фатирларына ачкычлар бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда модернизацияләнгән «Азино» котельныенда булды. Аны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев озатып йөрде.


15
октябрь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү республика программаларын гамәлгә ашыру ахыргы стадиясенә керде. Бүген бу хакта Татарстан  Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар да видеоконференцэлемтә буенча киңәшмәгә кушылды.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда  «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көндә республиканың муниципаль районнарында 33 объект төзекләндерү тәмамланган, шул исәптән Казанда 6 объект («Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверы, Балыкчы бакчасы, Чуйково күле, Татарстан Республикасы төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы скверы һ.б.).


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан бирелгән авыл ипотекасы күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Займ кысаларында республиканың барлык районнарында әзер йортлар сатып алына, әмма Питрәч, Биектау һәм Лаеш районнары аеруча популяр.

 


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген корыч төзелешне үстерү ассоциациясенең (АРСС) тармак сессиясендә төзелештә металл конструкцияләр җитештерү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Казан дәүләт-архитектура-төзелеш университетында узды. Сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы үтәлде диярлек. Планлаштырылган күрсәткечләрнең 98% ы тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

 

 

«Казан Экспо»да II Халыкара төзелеш чемпионатын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгына һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенә чараны уздыру мәйданчыгы итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасына һәм «Газпром» компаниясенә уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International