Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты уңаеннан 37 объект төзекләндерелгән

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда  «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көндә республиканың муниципаль районнарында 33 объект төзекләндерү тәмамланган, шул исәптән Казанда 6 объект («Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверы, Балыкчы бакчасы, Чуйково күле, Татарстан Республикасы төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы скверы һ.б.).

Тулаем алганда, программаны гамәлгә  ашыру уңаеннан  объектларда төзү-монтаж эшләрен башкару 92% тәшкил итә.

Шулай ук 2022 елда Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында җиңүче 6 объект төзекләндерелә, федераль грант суммасы – 376,25 млн.сум. Объектларда төзү-монтаж эшләре 96% ка үтәлгән. Арча, Кукмара, Баулы, Биләр шәһәрләрендә 4 объект тәмамланган.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елга 2,286 млрд.тан  артык суммага 59 җәмәгать урыннары  объектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аның 1 млрд.164 млн. сумы федераль бюджеттан, 1 млрд. 122 млн. сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International