Быел Татарстан Республикасында региональ, федераль программалар һәм илкүләм проектлар белән якынча 4 мең объект колачланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «100% Татарстан» онлайн-форумы кысаларында сөйләде.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Сәламәтлек архитектурасы - MES 2022» XIV халыкара фәнни-гамәли конференциясендә, регионнарның үсеш двигателе буларак Сәнәгать төзелеше пленар утырышында, төзелеш белән хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара советның XLIII утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында узды.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә төзелеш тармагы өчен полимер материаллардан яңа чишелешләр һәм аларны куллану үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
II Халыкара төзелеш чемпионатының тантаналы ачылышы «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.
Предприятие инженерлары, инженер белгечлеге алган югары уку йортлары студентлары «Ел инженеры-2022» республика конкурсында катнаша ала.
Чара халык өчен төп темаларның берсе — төбәкне төзекләндерү һәм гомумән төзелеш тармагына багышланачак. Онлайн-очрашулар вакытында катнашучылар төзелеш өлкәсендәге профессионалларга сораулар бирә, виртуаль экскурсияләрдә була, дискуссияләрдә катнаша ала.
Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган «Төзелеш сәнгате -2022»Халыкара архитектура фестивалендә җиңүчеләр бүләкләнде. Татарстан Республикасы проектлары төбәкләр арасында «Территория үсеше, шәһәр төзелеше карарлары» номинациясендә алтын билге белән билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының төп өлеше тәмамланган, яки тәмамлау стадиясендә тора. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Төзелеш өлкәсендә эшли торган кешеләр өчен «ЕГРЗ проектлар витринасы» цифрлы сервис ясалды (https://vitrina.gge.ru). Яңа сервис төзелеш өлкәсендә эш итә торган кешеләрне проектлар, экспертиза бәяләмәләре, проект документлары хакындагы мәгълүмат алуның уңайлы ысулы белән тәэмин итә алачак.
2022 елның 6-7 октябрьдә «100% Татарстан» цифрлы мәйданчыгында ел саен уздырыла торган «Территорияләрне төзү һәм үстерү» онлайн форум узачак. Халык өчен төп темаларның берсе — төбәкне төзекләндерү һәм гомумән төзелеш тармагына багышланган чарада шәһәр төзелешеннән алып ТКХга кадәр булган мәсьәләләрнең киң исемлеге турында фикер алышачакларлар.