Төзелеш проектлары һәм экспертиза нәтиҗәләренә кагылышлы мәгълүмат яңа сайтта булачак

2022 елның 30 сентябре, җомга

Төзелеш өлкәсендә эшли торган кешеләр өчен «ЕГРЗ проектлар витринасы» цифрлы сервис ясалды (https://vitrina.gge.ru). Яңа сервис төзелеш өлкәсендә эш итә торган кешеләрне проектлар, экспертиза бәяләмәләре, проект документлары хакындагы мәгълүмат алуның уңайлы ысулы белән тәэмин итә алачак.

Әлеге платформа төзелеш объектлары турындагы мәгълүмәт эзләү барышын, яңа төзелешләрдә проект документларын кулланырга, проект бәясен нигезләргә мөмкинлек бирәчәк.

“ЕГРЗ проектлар витринасында” шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, ТКХ, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәләрендә кирәкле объектлар төркемнәре турында белешмә урнаштырылган. Функциональ эзләү мөмкинлеге бар: максат, проект куәте, төбәк, климат шартлары.

Хәзерге вакытта “ЕГРЗ проектлары витринасы” сервисы тәҗрибә эксплуатациясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International