Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре 641 объектта тәмамланган

2022 елның 15 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү республика программаларын гамәлгә ашыру ахыргы стадиясенә керде. Бүген бу хакта Татарстан  Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар да видеоконференцэлемтә буенча киңәшмәгә кушылды.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгариф, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендәге программалар буенча оператив мәгълүматлар китерде. 44 медицина учреждениесе буенча хәл түбәндәгечә. Беренчел буынның 20 объектыннан подрядчыларга 1 объектта эшләрне төгәлләргә калды. Узган атнада Лениногорск районында сырхауханә ремонтланган. 24 медицина стационарының 12 сендә эшләр дәвам итә. Программа чараларының гомуми үтәлеше 96% дип бәяләнә.

«Мәдәният» тармагында 17 планлы мәдәни объектның 6сы әзер. Хәзерге вакытта тагын 4 эш дәвам итә. Гомуми әзерлек юнәлеше буенча - 98%.

Экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсенең ике программасына 31 объект кертелгән. Шуларның 6сы эштә кала. Аларның гомуми әзерлеген бәяләп, план күләменең 96% үтәлешен расларга мөмкин. Соңгы 2 атна эчендә подрядчылар Биектау һәм Тукай районнарында 2 гидротехник корылма тапшырды.

Республикада 4 программа яшьләр сәясәте линиясе буенча бара. Шулардан яшьләр үзәкләрен ремонтлау планлаштырылган күләмнең 98% на башкарылган. 3 объект әзер, тагын 3 объект яңартыла.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау программасы буенча төзү-монтаж эшләре 90% ка ябылган. 6 программа объектының 2се тәмамланган, бу атнада подрядчылар Әтнә районында сәламәтләндерү лагере тапшырдылар.

Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренең 15 бинасын ремонтлау программасының үтәлеше 95% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада Казанда ике үзәкнең эшләре тәмамланды.

Моннан тыш, узган атнада Кукмара муниципаль районында спорт линиясе буенча объект тапшырылды. Эштә 23 объектның 3е кала. Программаның гомуми үтәлеше 99% тәшкил итә.

Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча, стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының 29 бинасыннан Саба районындагы объект эштә кала. Программаның пландагы эш күләме 70% ка ябылган.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте. «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча төзү-монтаж эшләре 99,4% ка үтәлгән. Эшләр 753 йортның 641ендә тулысынча тәмамланган. 112 объектта эш дәвам итә.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм предприятиеләрнең һәм оешмаларның куелган энергия ресурслары өчен бурычлары буенча мәгълүматларны китерде. “Быелгы сентябрь нәтиҗәләре шуны күрсәтә: узган елның шул чоры белән чагыштырганда түләү дисциплинасы үзгәрмәгән һәм 103,3% ка калган. Электрон форматта башкарылган түләүләрнең гомуми күләме 70,2% ка җитте”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International