ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бу хакта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин рәислегендә Халыкара төзелеш Чемпионатының федераль оештыру комитеты утырышы барышында билгеле булды, анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Очрашуда «Росатом» дәүләт корпорациясенең капиталь кертемнәр, дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм дәүләт экспертизасы буенча директоры Геннадий Сахаров, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров һәм чараның партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.

Бүген Нурлат шәһәрендә су җыю, су белән тәэмин итүнең яңа системасы төзелә башланды. Проект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла,

Чарада ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев пресс-тур барышында хәбәр иткәнчә, республикада төзелеш материаллары булмау сәбәпле, төзелеш эшләрен туктаткан бер генә объект та юк. Республикада, аның сүзләренә караганда, яңа производстволар эшли башлый. Ә инде гамәлдәгеләре проект куәтләренә якын темпларда бара.

2023 елда төзекләндереләчәк Татарстанның җәмәгать өчен тавыш бирү дәвам итә. Анда республиканың 120 меңнән артык кешесе катнашты инде.

Исегезгә төшерәбез, парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен Бөтенроссия тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр бара. Татарстанда бу елның тавыш бирү яңалыгы булып 14 яшьтән алып яшүсмерләргә катнашу мөмкинлеге тора.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан төзелеш материалларының барлык төрләре белән тәэмин ителгән, дип хәбәр итте Кощаковский кирпеч заводына пресс-тур вакытында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

«Хәзер торак йортлар төзелеше актив бара, шуңа күрә завод складларында төзелеш материаллары запаслары юк диярлек. Әмма бу товарга кытлык дигән сүз түгел, аны бик тиз сатып алалар. Татарстан төзелеш материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән», - дип белдерде ул.

Бәйрәм 2003 елда, сәнәгать өлкәсендә бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан оештырылган.

Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне эш урыннарында куркынычсызлыкны ничек арттырырга һәм шартларны яхшыртырга, эш урыннарында куркынычсызлык һәм сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәргә кирәклеге турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү өлешендә мөһим элемент булып тора.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин үткәрде.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасының Көнчыгыш һәм Көнбатыш зонасы төбәк операторлары һәм бизнес вәкилләре катнашты.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 16 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча сметачылар өчен гамәли-ориентлашкан курслар үткәрә.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планны үтәү 40,5% тәшкил итә - 1 млн 116 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне   Президент Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International