Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында узган киңәшмәдә Олы Яшел Үзән һәм Лаеш территорияләре үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя билгеләү идарәсе, шулай ук заказ бирүче һәм проект оешмалары вәкилләре катнашындаТР Төзелеш министры Марат Айзатуллин киңәшмә үткәрде.
Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзекләндерү һәм күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмәдә катнашты. Бу чара ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ТР Буа муниципаль районында узды.
Татарстан Республикасында паркларны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирү дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татарстанның төп яңалыклары» программасында быел тавыш бирүнең барышы һәм үзенчәлекләре хакында сөйләде.
РФ Хөкүмәте карары кысаларында дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр расланды, ул индивидуаль торак төзелеше объектларын сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека кредиты алу мөмкинлеген күздә тота.
«Ташламалы ипотека» программасы буенча, кредитның максималь күләмен Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә 12 млн. сумга кадәр, Россия Федерациясенең калган субъектларында, шул исәптән Татарстан Республикасында 6 млн. сумга кадәр арттыру турында Карар кабул ителде. Әлеге программа кысаларында ипотека кредиты алу 2022 елның 31 декабренә кадәр ачык. Ипотека кредитын гамәлгә ашыру шартларын мондый киңәйтү программаны колачлауның 70-80% - ка кадәр артуына китерде. Шул ук вакытта программа кысаларында процент ставкасы кредитның бөтен вакытына еллык 9% тан артмаска тиеш.
Яр Чаллыда 2022 елда 129 күпфатирлы йортта уртак милекне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Ремонт эшләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 281 млн. сум бүлеп бирелгән, шәһәр бюджетыннан — 267 млн.сум, 843 млн. сум торак милекчеләре акчасы тәшкил итәчәк. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча план 49% ка диярлек үтәлгән. Абсолют саннарда бу 1 млн 344 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов илкүләм проектларны һәм республика төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында агымдагы икътисадый шартларда өлешләп төзү мәсьәләләре буенча чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.
Чарада ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе Александр Тыгин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, торак төзүчеләренең Милли берләшмәсе, шулай ук республика төзүчеләре, вәкаләтле банклар һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Казанның «Салават күпере»ндәге «Сандугач» торак комплексында тагын өч йорт файдалануга тапшырылды. Барлыгы 288 гаилә фатир ачкычлары алды.
Яңа йортка Бөек Ватан сугышы ветераннары, бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм предприятие хезмәткәрләре, күп балалы һәм яшь гаиләләр, медицина хезмәткәрләре — грант алучылар, шулай ук ятим балалар күченде.