Марат Айзатуллин Олы Яшел Үзән һәм Лаеш территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

 

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында узган киңәшмәдә Олы Яшел Үзән һәм Лаеш  территорияләре үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя билгеләү идарәсе, шулай ук заказ бирүче һәм проект оешмалары вәкилләре катнашындаТР Төзелеш министры Марат Айзатуллин киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында инженерлык инфраструктурасы объектларын проектлау, «Олы Яшел Үзән» территориясендә торак комплексларын планлаштыру проектларын эшләү һәм социаль объектлар төзү мөмкинлекләре каралды.

ТР ГИСУ директоры урынбасары Илдар Рәшитов Казанның Идел буе районындагы каенлыкны планлаштыру проекты һәм М-14 микрорайоны территориясе өчен насос станциясе белән суүткәргеч төзү буенча төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау вакыты турында мәгълүмат бирде.

Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Лаеш  коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү, Казанның М-14 торак районы өчен яңгыр сулары агып төшә торган чистарту корылмаларын, Питрәч районы Богородский авыл җирлегенең хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен төзү, Лаеш муниципаль районында Столбище, Усад авылында су белән тәэмин итү системасын төзү проектлары буенча фикер уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International