Илдус Насыйров Буа районында узган зональ семинар-киңәшмәдә катнашты

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмәдә катнашты. Бу чара ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ТР Буа муниципаль районында узды.

Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, хосусый хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың сигез районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмә кысаларында катнашучылар районның авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә, «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУның ресурс үзәге һәм капиталь ремонттан соң Буа үзәк хастаханәсе биналарында булды. Шулай ук түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.

Семинарның пленар өлешендә Илдус Насыйров Татарстанда социаль-мәдәни объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Докладта Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү, капиталь ремонт һәм реконструкцияләнергә тиешле республика программасын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, 2010-2021 елларда программаны финанслау күләме 7 млрд.800 млн. сум тәшкил иткән (1 мең 318 объект).

ТР Президенты йөкләмәсе буенча, әлеге программаның финанслау лимиты 2022 елга арттырылган һәм 1,3 млрд.сум тәшкил иткән. «Быел программа кысаларында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 128 объект буенча эшләр башкару планлаштырыла. 145 км суүткәргеч челтәре төзү һәм реконструкцияләү, 24 скважина һәм 20 су башнясы урнаштыру планлаштырыла, моннан тыш, алга таба программага кертү өчен 59 объектны проектлау буенча эшләр планлаштырылган», - дип билгеләп үтте Илдус Насыйров.

Министр урынбасары үз чыгышында шулай ук агымдагы елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының үтәлеше турында да мәгълүмат бирде.

Буа районында узган зона киңәшмәсе быел май аенда Кукмара, Мөслим һәм Чирмешән районнарында узачак шундый семинарлар сериясен ача. Зона киңәшмәләре инде традициягә әйләнде һәм республикада 2010 елдан бирле үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International