Татарстанда ике капиталь ремонт программасы төгәлләнә

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзекләндерү һәм күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

5 муниципаль берәмлектә 8 объектта азык-төлек блогларын ремонтлау эшләре башланды. Шулай ук төзүчеләр Казанда ике гомуми белем бирү мәктәбен ремонтлауга кереште. «Табигать саклау чаралары» программасы кысаларында гомуми күләмнең 19% ында эшләр башкарылды. Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына капиталь ремонт ясау буенча пландагы эш күләме 42% ка башкарылган -12 объектта эшләр тәмамланган.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт 30% ка үтәлгән, балалар сәнгать мәктәпләренә - 32%, мәдәният объектларына - 33%, психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә - 34%, яшьләр үзәкләренә - 36%, ресурс үзәкләренә - 37%, муниципаль архивларга - 44%, яшүсмерләр клубларына - 60%.

Агымдагы елда яңа программалар исемлегенә “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 12 бинасын төзекләндерү эшләре кергән. Программаны үтәү 48% тәшкил итә.

Башкарма комитет биналарына капиталь ремонт ясау программасының 4 объекты тәмамланган. Эштә 7 бина исәпләнә. Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы объектларында подрядчылар планлы эш күләменең 53% ын яптылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча шулай ук үзәк район хастаханәсе биналарына һәм аларга караган учреждениеләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла. 17 программа объектының 3сендә эшләр бара. Ике объекта төгәлләнгән.

Ике программа ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә капремонт эшләре 94% ка башкарылган. 9 объектның 3сен тәмамларга калды. Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын ремонтлау программасы 95% ка үтәлгән. 13 объектның 5сендә эшләр дәвам итә.

“Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау” программасы буенча 10 объектның 6сында эшләр бара. «Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү» программасына быел 128 объект кергән, шуларның 54ендә эшләр башланган. «Урам утларын торгызу» программасы буенча 165 җирлектә эшләр бара. Төзелеш-монтаж эшләре 22% дәрәҗәсендә.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш-монтаж эшләре – 14% ка, сезонлы эшләр 16% ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International