ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр иткәнчә, 25 июнь көнне Салават Күпере" ТК беренче чиратта Ш-4 буенча йөрү мөмкин булмаячак, асфальт-бетон җәелгәнең түбән катламын ясаунда сәбәпле. Машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга сорыйбыз.
Бүген МИЗ "Алабуга" атналык киңәшмәсендә " Алабуга " МИЗ территориясендә сервислы металл үзәге (СМҮ) төзү сораулары Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә штабында каралдылар. Киңәшмә эшендә АҖ "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды "Салават Күпере" микрорайонын төзү белән шөгыльләнүче подрядчыларны үзгәртү турында карарны кабул итте. 11 һәм 12 кварталының ике йорты (11-5 нче һәм 12-2 нче номерлы) буенча яңа подрядчы оештыруны җәлеп иттеләр - "Барсэлитстрой+" ҖЧҖ, аларга моңа кадәр шулай ук 12-4 йорт төзүне бетерер өчен бирелгән иде.
Яңадан төзелә һәм үзгәртеп корыла торган биналарның һәм корылмаларның нигезләрен проектлауга кагыла торган кагыйдәләр җыелмасы (СП 22.13330.2016) таләпләре гамәлгә керде. Бу таләпләр объектларны төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә аларны куллану өлкәсендә иминлекне арттыруга һәм энергияне саклауга юнәлдерелгән.
Асылда, документта биналарның нигезләрен проектлаганда тәҗрибәи тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен куллану буенча таләпләр; нигезләрне тимер белән ныгытылган грунтлардан проектлауга карата таләпләр язылган; нигезләрне, фундаментларны һәм нигез чокырларын проектлаганда элек кулланылышта булган металл конструкцияләрен файдалануга карата тыюлар һәм чикләмәләр кертелгән; сейсмик районнарда торгызыла торган корылмаларның нигезләрен проектлау буенча сөзәк урыннарның тотрыклылыгын хисаплау таләпләрен исәпкә алган үзенчәлекләр язылган. Моннан тыш, нигезнең норматив һәм хисап сыйфатламаларына кагылышлы таләпләр инженерия-геология тикшеренүләре өлкәсендәге норматив базага яраштырылган.
Яңа таләпләр гидротехника корылмаларының нигезләрен һәм фундаментларын, күпер терәкләрен һәм өемнәр, юллар, аэродром өслекләре астындагы торбаларны, мәңге туң грунтларда торгызыла торган корылмаларның нигезләрен, шулай ук тирән терәкләрнең нигезләрен һәм динамик басымлы машиналарның фундаментларын проектлауга кагылмый.
СП 22.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасын актуальләштерү эше “Төзелеш” фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан Россия Төзелеш министрлыгы буйсынуындагы “Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм туры килүне техник яктан бәяләүнең федераль үзәге” ФАУ белән төзелгән шартнамә нигезендә эшләр башкару кысаларында гамәлгә ашырылган.
СП 22.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасы 2016 елның декабрендә расланды.
Нурлат шәһәренең Завод урамы буенча 8 нче һәм Совет урамы буенча 66 нчы номерлы күпфатирлы торак йортларны тикшерү нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, әйтик, нигез күпере өлешчә җимерек; фасад стеналарының аерым өлешләрендә штукатурка коелган; газүткәргеч торбаларның буяу өслеге өлешчә купкан. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмәләр бирелде.2017 елның 16 июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан аталган күрсәтмәләрнең үтәлеше тикшерелде.Тикшерү барышында ачыкланганча, күрсәтмәләр үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә "ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Административ хокук бозу эшләре карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр юкка чыгарылымыйча калдырылганга, яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Кукмор муниципаль районы Зур Кукмара һәм Манзарас авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы последогындагы Гагарин урамы буенча 29 санлы күпфатирлы йортта "салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтенең сыйфатсыз күрсәтелү очрагын ачыклады (салкын су басымы йортка керткәндә һәм су алу нокталарында норматив параметрларга җавап бирми иде)."Салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтен сыйфатсыз күрсәткән өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешма – "Бөреле коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.23 ст. буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.Моннан тыш, инспекция тарафыннан "Бөреле коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ карата йортка кергән өлешендә салкын суның норматив басымын тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.
Төзелеш – җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе булып тора, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылу проблемасы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә дә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үз эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.
16 июнь көнне Буа шәһәрендә күп функцияле универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Бәйрәм чарасы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Җаббаров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садеретдинова һәм шәһәр халкы катнашында узды. " Республика программасын тормышка ашыру ярдәмендә егетләрнең спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар барлыкка чыкты. Безнең районда 2013 елдан 2016 елларга 14 спорт мәйданчыклары төзелгән. Агымдагы елда шәһәрнең яшьләр паркында тагын бер күп функцияле универсаль спорт мәйданчыгын ачу планлаштырыла. Шулай итеп, без яңа буннарны сәламәт итә алачакбыз ", - дип ассызыклады Марат Җаббаров һәм балаларга яңа спорт казанышларында уңышлар теләде. "Төзелеш технологияләре" ҖЧҖ подряд оешмасы төзегән спорт объекты үзенә мини-футбол, волейбол, баскетбол уеннары өчен мәйданчыклар кертә.
Тукай районы, Бәтке бистәсе, Новая урамы буенча 4 йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында торак йортларны карап тоту кагыйдәләренең бозылуы ачыкланды: подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмаган, түбәдән су үтә. Тикшерү нәтиҗәсендә "Доверие" ИК ҖЧҖ идарәче оешмасына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ беркетмә төзелде, аны карап тикшерү нәтиҗәсендә 40 000 (кырык мең) сум күләмендә административ штраф салынды. Җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Хәзерге вакытта штраф идарәче компания тарафыннан түләнде, җитешсезлекне бетерү эше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.