Юрий Аляшев "Алабуга"МИЗ ында киңәшмә үткәрде

2017 елның 23 июне, җомга

Бүген МИЗ "Алабуга" атналык киңәшмәсендә " Алабуга " МИЗ территориясендә сервислы металл үзәге (СМҮ)  төзү сораулары Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә штабында каралдылар. Киңәшмә эшендә АҖ  "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты. "Синергия" Автокомпонентлар җитештерүче Индустриаль-технологик паркы. Беренче корпус  (СМҮ урнаштыру өчен)" объектында "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ бинаның колонналары астына фундамент оештыру буенча эшләрен тәмамлый, хәзерге вакытта подрядчы җиһазлар астына фундамент оештыруга кереште. "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ су үткәргеч һәм канализация тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру буенча эшне дәвам итә. 22.06.2017 көненә булган мәгълүматлар буенча, эшләрнең барлык күләменнән үтәлгәне 50% тәшкил итә. Штаб үткәрү барышында шулай ук "Алабуга" МИЗның башка объектларының-, шул исәптән "Мәйданчык эченә килүче тимер юллар II чират (Төньяк барышы)" объекты,- проектлаштыру һәм төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International