ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

28.12.2016 мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында торакны файдалануга кертү буенча план тулысынча үтәлгән. Татарстантат мәгълүматлары буенча  2 406,5 тыс.кв.м. торак файдалануга тапшырылган, ул планның 100,2 % тәшкил итә. 


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында  ИК, ТМШ  вәкилләре өчен кайнар челтәр эшли - ҖАҖ  "Татфондбанк", ҖАҖ  "Интехбанк" банкларында счетлар тотканнарга. 
Кайнар челтәр телефоны 231-14-10, тәүлек әйләнәсе буе эшли. 


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин йәклүмүсе буенча буген Төзелеш министырлыгында министрының урынбасары И.С. Гимаев белән ҖЧҖ "Алтын-групп" коллективына Сочи шәһәрендә төзелеш комплексының үсешенә зур өлеш керткән өчен мактау грамоталарын һәм медальләр тапшырылды.

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коомуналь хуҗалыгы министрлыгында максатлы һәм дәүләт программаларын 2016 елда яктырта торган, бәйгедә катнашкан һәм җиңгән журналистлар белән котлау йоласы узды.

2016 елда Татарстан халкы 43 парк һәм 21 яр буена ия булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Наталия Фишман хәбәр итте.

“Парк һәм скверлар”программасының тагын ике объекты белән эш дәвам итә, алар 2017 елда ачылачак. Финанслауның гомуми күләме 1 млрд 250 млн сум тәшкил итте. Шуларның 900млн сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелде, тагын 350 млн сумны муниципалитетлар кертте. Киләсе елда проектларны финанслауга 2 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла, дип  белдерде Наталия Фишман.

“Планда Зәңгәр күлләр – бу уникаль объект. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә Аккош күле территориясен төзекләндерү өстендә эшләячәкбез. Кабан күле системасы – катлаулы объект, без аны халыкара партнерлар белән бергә эшлибез”, - дип планнар турында сөйләде Наталия Фишман.

Гомумән Татарстанда 588 парк һәм скверлар 24 га яр буе тәртипкә китерелде.

2017 елда парклар булдыру республикада дәвам итәчәк. Казанда “Кара күл” һәм “Крылья Советов” паркларында эшләр төгәлләнәчәк.

 


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2017-нче елга Яр Чаллыда торак төзелеш программасы соңгы биш ел дәрәҗәсендә планлаштырылган - 300 мең квадрат метр күләмендә. Бу 30 күп фатирлы йорт. Алар арасында, шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин сүзләре буенча, социаль ипотекасы программасы буенча өч йорт тапшырылачак: 21/29 Замелекесье микрорайонында һәм Сидоровка поселыгында Гвардейская урамы буенча ике йорт. Гомүмән алганда, бу 520 квартир. Һәм соципотека буенча тагы биш йорт төзи башлаячаклар - 63-нче микрорайонда (Дәүләт торак фонды заказы буенча). 


25
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәһәр панорамасы» күргәзмә үзәгендә булды. Күргәзмә үзәге Казанда (Дзержинский ур.,7) урнашкан, монда Казан шәһәре үсеше турында экспозицияләр куелган, шәһәр үсеше, аның  архитектурасы һәм тарихы этаплары тәкъдим ителгән. Экспозиция белән танышу беренче кат холлында башлана – монда күргәзмә комплексының төп зоналары турында мәгълүмат тәкъдим итә торган экран бар, шулай ук Казан турында видеоролик күрсәтелә.

Казанда «Транснефть - Прикамье» АҖ нең административ бинасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.  Күп катлы бина төзелеше Казанда Н.Ершов урамы, 20 адресы буенча 2014 елның июль аенда башланды.  Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар компаниянең территориаль диспетчер пунктын карадылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Шуннан кунаклар компаниянең баш инженеры кабинетын һәм генераль директоры кабинетын карадылар. 


24
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елда модуль ветеринар пунктлары, полиция участок вәкилләре өчен модуль-блоклы административ-торак комплекслар төзелеше, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланды.  Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


23
декабрь, 2016 ел
җомга

2016-нчы елда төзелештә мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә 4 яңа кагыйдаләр җыелмасы эшләнде, алар мәгълүмат технологияләренең гомуми принципларын карыйлар. Кагыйдаләр җыелмасын уйлап табып тәкъдим итүче - НИЦ "Төзелеш" ФАУ "ФЦС"ка экспертизага биргән. Эшләнгән нормалар проектлаштыру, биналарны һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү процессында кагыйдаләрен һәм таләпләрен, төзелеш объектларының мәгълүмати модельләштерү компонентларына, мәгълүматлар белән алмашуга, күләменә һәм җибәрелгән мәгълүматларның эчтәлегенә, геометрик һәм атрибутик уровеньлары буенча биналарның һәм корылмаларның мәгълүмати модельләштерү компонентларын җентекләп карау таләпләрен регламентлаячаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International