ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2016 ел
җомга

2016-нчы елда төзелештә мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә 4 яңа кагыйдаләр җыелмасы эшләнде, алар мәгълүмат технологияләренең гомуми принципларын карыйлар. Кагыйдаләр җыелмасын уйлап табып тәкъдим итүче - НИЦ "Төзелеш" ФАУ "ФЦС"ка экспертизага биргән. Эшләнгән нормалар проектлаштыру, биналарны һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү процессында кагыйдаләрен һәм таләпләрен, төзелеш объектларының мәгълүмати модельләштерү компонентларына, мәгълүматлар белән алмашуга, күләменә һәм җибәрелгән мәгълүматларның эчтәлегенә, геометрик һәм атрибутик уровеньлары буенча биналарның һәм корылмаларның мәгълүмати модельләштерү компонентларын җентекләп карау таләпләрен регламентлаячаклар.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елгы капиталь ремонт программасы нигезендә Буа районы һәм Буа шәһәре буенча 8 күпфатирлы торак йортта төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырылган иде.

Капиталь ремонт буенча 1 йортта җылы белән тәэмин итү системасын, 6 йортта салкын су белән тәэмин итү, 5 йортта су бүлү, 6 йортта электр белән тәэмин итү системасын алмаштыру, 6 йортта түбәне, 6 йортта фасадны төзекләндерү, 1 йортта янгынга каршы автоматика һәм төтен бетерү системасын кору эшләре башкарылды.

Барлык төзү-монтажлау эшләре дә тәмамланды. Капиталь ремонт төгәлләнү уңаеннан күпфатирлы торак йортларны файдалануга тапшыру Актлары имзаланды.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Болгар шәһәрендә кунакханә комплексы составында объектлар проектлау һәм төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар Советы президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) үтте. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышта катнашучылар «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» өстенлекле программасы паспортын һәм «Чиста ил» өстенлекле проекты паспортын расладылар.

Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан Дементьев урамы буенча 7 санлы йортта үткәрелгән тикшерү кысаларында ачыкланганча, йорт җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт (коллектив) исәпкә алу җайланмасы (алга таба – исәпкә алу җайланмасы) белән тәэмин ителгән, ләкин 2016 елның 25 июлендә исәпкә алу төенен тикшерү барышында исәпкә алу җайланмасының төзек булмавы ачыкланган.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 2016 елга планлаштырылган һәм ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр төгәлләнде.

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты "Төзелештә Smart һәм BIM-технологияләр" инжиниринг үзәген булдырганда ГК  "АК БАРС Девелопмент" ка керүче "АК БАРС Инжиниринг" компаниясе белән хезмәттәшлелек итү турында килешүгә имза куйды. Килешүгә КДАТу реткоры Ришат Низамов һәм "АК БАРС Инжиниринг" директоры Илҗя Лекаров кул куйдылар. 


17
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 536 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 513 мең сумлык 497 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин  “Казан Гипронииавиапром” АҖнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Камада төзелгән 10 катлы, 80 фатирлы торак йорт буенча сонгы тикшерү үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International