ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин “Казан Гипронииавиапром” АҖнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Бүген үз филиалларын Мәскәйдә, Түбән Новгородта һәм Крымда ачкан АО "Казан Гипронииавиапром" төркеме оешмалары эшчәнлек өлкәсен зурайтты: сәнәгать предприятиеләреннән тыш торак һәм гражданлык объетлары проектлана, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен реставрацияләү эшләнә, инженерлык тикшеренүләр үткәрелә. Бу тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Гипронииавиапром" җәмгыяте генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар катнашты. И.Э. Фәйзуллин котлау өлешен ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы мактаулы грамоталарын тапшыру белән тәмамлады.