Татарстанда "BIM-менеджерлар" әзерләү үзәге булдырачаклар

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты "Төзелештә Smart һәм BIM-технологияләр" инжиниринг үзәген булдырганда ГК  "АК БАРС Девелопмент" ка керүче "АК БАРС Инжиниринг" компаниясе белән хезмәттәшлелек итү турында килешүгә имза куйды. Килешүгә КДАТу реткоры Ришат Низамов һәм "АК БАРС Инжиниринг" директоры Илҗя Лекаров кул куйдылар. Узәкне әйдәп баручы профильле (КДАТУ) университеты базасында биналарны мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә белемле булган, бакалавр һәм магистр - белгечләре чыгарачаклар.

ТР тцзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәһзуллин фикеренчә, BIM технологиясе проект-төзелеш практикасына массакүләм кертү - озак процесс һәм системаларны үзгәртүне таләп итә. BIM технологияләр — ул проектлау гына түгел. Бу инвестиция-төзелеш процессының оештыруда барлык этапларында да яңа алымнар, башлангыч идеясыннан алып хезмәт итеп бетергән объектны үтилләштүрегә хәтле. "BIM технологияләрен куллануның өстенлекләренең берсе - сметаларны төзү өчен вакытларны киметү һәм чыгымнарны кыскарту". Төзелеш базарының белгечләре бер тавыш белән BIM-технологияләрен кертүе авыр, ләкин мәгълүматне тапшыру күзлегеннән бер төзелеш процессында катнашучысыннан икенчесенә күченең нәтиҗәлелегенең билгеләп үтәләр, нәтиҗәдә проектлау вакытында хәвеф-хәтәрләр булуы мөмкинлеге әзәя һәм төзелеш процессында еш кына булгалый торган хаталар булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International