Түбән Камада социаль ипотекадагы торак йортның төзелеше тәмамланды

2016 елның 16 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Камада төзелгән 10 катлы, 80 фатирлы торак йорт буенча сонгы тикшерү үткәрделәр. Әлеге 10 катлы торак йортның Төзүче-" Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коммерцияле булмаган Дәүләт торак фонды". Әлеге төзелеш объекты техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килә. Хәзерге вакытта ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International