ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Алабуга" МИЗда ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л. подряд оешмалары белән чираттагы киңәшмә үткәрде.Киңәшмәдә шулай үк Алауга" МИЗ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» проект институты, субподряд оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

2015 елның 19 ноябрендә  V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышында “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы 140-5нче номерлы Татарстан Республикасы законы проектын хупладылар.

19.11.2015 е. ТИБ РДУП филиаллары белән аварияле йортлар буенча сверка башкару селектор киңәшмәсе үтте.

2015 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры А.М.Мень киңәшмә үткәрде.Нәтиҗәләре буенча Россия Министрлыгы алдында төзелештә бәяләр тудыру һәм смета нормалаштыру буенча Фәнни-эксперт советы барлыкка килде. (778/пр номерлы 2015 елның 30 октябреннән Россия Төзелеш министрлык боерыгы).

2015 елның 10 аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан республиканың төзелеш объектларында 3718 мәртәбә тикшерү үткәрелде, нтиҗәдә 1533 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. 2015 елның гыйнварыннан башлап октябренә кадәр ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан барлыгы 1617  төзелеш объектында күзәтчелек эшләре алып барылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Мир холдинг» һәм «Дизайн груп» (Төркия) компанияләре Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Төркия компанияләре тарафыннан Татарстанда гамәлгә ашырылучы кайбер инвестицион проектлар турында фикер алышты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә эшлекле очрашуда. Мәскәүгә килүенең төп максаты - ENES-2015 IV Халыкара энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү форумы кысаларында, ТКХда энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу.

"Салават күпере" торак районындагы 13-5 номерлы йорт Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы ДТФ", объектның гомуми мәйданы - 19748,1 квадрат метр.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Киңәшмә «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Андрей Морозов җитәкчелегендә үтте.

Бүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә өлешләп төзелешендә катнашучылары белән беренче очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International