"Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үтте

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Алабуга" МИЗда ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л. подряд оешмалары белән чираттагы киңәшмә үткәрде.Киңәшмәдә шулай үк Алауга" МИЗ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» проект институты, субподряд оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә "Алабуга" МИЗ хезмәтчеләре өчен комплекс территоиясендә арендалы торак объектлар төзелешен тәмамлау мәсьәләләре каралды: генераль подрядчы ААҖ "Камгэсэнергострой" субподряд оешмалары белән бергә кунак йортында бизәкләү эшләре башкарыла,иҗтимагый үзәгендә төзелеш дәвам итә.Хәзерге айда МИЗ белгечләре һәм укытучылары өчен йортны куллануга кертү рөхсәт бирелде.

Киңәшмә барышында   110/10кВ ГПП-4 электр тогын киметә торган подстанциясен төзү буенча фикер алыштылар.Куллануга кертү вакыты - 2015 елның декабрь ае.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International