ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казанда казаннарны алмаштыру республика программасы буенча ТР БДИда казаннар җиһазлыгы тергезелә.
Черки-Кильдуразы авылында "Авылда су тәэмин итү" республика программасы кысачаларында суүткәргеч үткәрәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Кытай Халык Республикасы (КХР) Торак йортлар,шәһәр һәм авыл төзелеше министрлыгының Планлаштыру, финанслар һәм халыкара элемтәләр департаменты генераль директоры Хэ Синхуа җитәкчелегендәге КХР делегациясе белән очрашты. Очрашуда ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген ТР Биектау районы Коркачык авылында яңа күп функцияле үзәк – мәдәният йорты ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Чарада шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары А.С.Ахметшин катнашты.

20
июль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген "Селигер-2014" яшьләр форумына ТР Все дома проектының актив делегатлары килде.Аларның саны - 66 иң зур делагатлар саны. Барлык катнашучылар -600 кеше.

19
июль, 2014 ел
шимбә
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

18
июль, 2014 ел
җомга
Казан шәһәренең Батыршина урамында республика ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы  "Яңа мәктәпкәчә урыннар башкару" программасы буенча 120 урынлы яңа бала бакчасы төзелә.
Физкультура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясенең һәм, аның регионы буларак, Татарстан Республикасының социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының пленар очрашуында чыгыш ясаганда әйтте.Пленар очрашуда ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Ярославль шәһәрендә халыкны авария торак фондыннан күчерү сораулары буенча бөтенроссия чыгыш семинар ачылды. Семинарның эшендә торак-коммуналь сфераның бөтен РФ субъектларыннан 250 дән күбрәк төп экспертлар катнаша. Татарстан Республикансын ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуаль хуаҗлыгының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов һәм КБО "ТР Президентының Дәүләт торак фонды" ның башкарма директоры Т.М.Әбдуллин тапшыра.
Бүген Ярославль шәһәрендә халыкны авария торак фондыннан күчерү соравы буенча Бөтенроссия чыгыш семинары үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International