Казан шәһәренең Киров районында яңа бала бакчасы төзелә

2014 елның 18 июле, җомга
Казан шәһәренең Батыршина урамында республика ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы  "Яңа мәктәпкәчә урыннар башкару" программасы буенча 120 урынлы яңа бала бакчасы төзелә.
Объект төзелеше 2014 елның март аенда башланды, бала бакчасының гомуми мәйданы 2300 квадрат метр, бәясе 73 миллион сум. Объектны 15 август аенда тапшырырга планлаштырыла.
Хәзерге вакытка төзелү-монтаж эшлщре һәм җылыту су бирү системалары буенча эшләр бетте. Ишекләр һәм тәрәзәләр куелган, диварның һәм түшәмнәренең чисталама эшкәртү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре бара. Төзелештә урынчыл җитештерүчеләренең материаллары кулланылды.
Бала бакчасында 6 төркем ясарга планлаштырыла. Актлар һәм спорт зал башкарыла,
идән астында кер юу урыны булачак. Бакча хәзерге заман җилләтү һәм сигнализация системалары белән җиһазландырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International