ММЧ Конкурсы 2017

 

Конкурс эшләре

Интернет-тавыш бирү

Хөрмәтле коллегалар!

Массакүләм мәгълүмат чараларының “Халык тарафыннан танылу” конкурсында катнашырга чакырабыз.

Быел конкурс форматын һәм уздырылу шартларын үзгәртте. Конкурсның сайлап алу туры узганнан соң, барлык номинацияләр буенча онлайн-тавыш бирү уздырылачак.

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ мәсьәләләре яктыртылу дәрәҗәсен арттыру һәм Конкурста катнашучылар арасында һәр номинация буенча лидерларны ачыклау.

Конкурс шартлары

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктыртучы федераль, төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, муниципаль хакимиятләрнең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.

Конкурска 2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр ММЧ дөнья күргән яисә эфирга  чыккан  басма материаллар, ТВ сюжетлары, мәгълүмати, аналитик һәм хәбәрлекле материаллар кабул ителәчәк.

Материалларны тапшыру чоры: 2017 елның 13 октябрендә Мәскәү вакыты белән 17.00 кадәр.

Катнашу өчен заявка

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Халык тарафыннан танылу” конкурсын уздыру турында нигезләмә

Элемтәләр

Телефон: (843) 231-14-51 (52), (843) 231-15-00, (843) 231 -15-55 (факс)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International