"Стимул" программасы
Торак төзү һәм сатып алу максатларында кредитлар (займ) бирүне стимуллаштыру программасы
“Торак ипотекасына кредит бирү агентлыгы» ААҖ (алга таба – Агентлык) һәм Торак төзелешен үстерүгә булышлык күрсәтү фонды (алга таба – Фонд) белән берлектә әлеге проектлар кысаларында төзелүче йортларны сатып алучы физик затлар, һәм эконом класслы йортларны төзү проектларын тормышка ашыручы төзүчеләрне кредитлауны стимуллаштыруны күздә тотучы механизмнар эшләнде (алга таба – Төзелешне стимуллаштыру программалары, яки Программалар).
Программалар тәмамланган төзелеш объектларын сату буенча Агентлык белән Фондның тәэмин итү чараларын күздә тота, ул кризис шартларында йорт төзүчеләрне һәм төзелеш этапларында йорт сатып алучы физик заларны, шул исәптән Агентлык биргән максатлы займнар исәбенә, кредитлауны яңадан кузгатырга мөмкинлек бирә.
Төп документация
Игътибар! Гаризалар йорт төзелешен финанслаучы (төзелеш 30.12.2004 № 214-ФЗ федераль закон нигезләмәләренә ярашлы рәвештә алып барыла), яки төзелешне тәмамлауны финанслау әзерлеген белдергән кредит оешмасы белән формалаштырыла. Капиталда үз акчаларның минималь күләме – 200 млн. сум.
Сезнең сорауларны, тәкъдимнәрне, искәрмәләрне, шулай ук төбәктәге эконом класслы торак төзелеш проектлары турында мәгълүматны stimul@ahml.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Барлыкка килгән сораулар белән Сез Проектны финанслау идарәсенә + 7 (495) 775-4740 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
“Азкатлы торак” ипотека продукты оешкан комплекслы азкатлы төзелеш территорияләрендә фатир, җир кишәрлеге белән торак йорт, торак йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алган вакытта мөмкин кадәр уңайлы кредит бирү шартларын тәэмин итә.
Кредит бирү шартлары буенча, оешкан комплекслы азкатлы төзелеш территорияләренә түбәндәге торак төзелеше территорияләре кертелергә мөмкин, анда тормышка ашырыла:
Оешкан комплекслы азкатлы төзелеш проектларын финанслауда Торак ипотекасына кредит бирү агентлыгының банкларга ярдәм күрсәтүгә структуралы карашы кысаларында, мондый объектлар, территориядә төзелеш планы чиратын тәмамлау, берьюлы яңа гына куллануга кертелгән азкатлы торак объектларында гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, халыкның торакка күченү вакытыннан ук проект белән каралган барлык инженер һәм социаль инфраструктурадан файдалану мөмкинлеге булган шартында мондый проектлар “Стимул” программасына кертелергә мөмкин.
“Азкатлы торак” продукты буенча кредитның максималь күләме ипотека предметы урнашкан төбәккә бәйле дифференциаль рәвештә билгеләнә.
Беренчел кертемнең минималь күләме – сатып алынучы (төзелүче) торакның базар хакыннан 10%ы күләмендә. Әгәр беренчел кертем торакның базар хакының 30%ыннан кимрәк булса, кредит шартнамәсе буенча бурычка алучының җаваплылыгы мотлак рәвештә иминиятләштерелергә тиеш.
Торак өчен беренчел кертем түләү һәм кредит буенча бурычны каплау өчен Ана (гаилә) капиталы акчасын кулланырга мөмкин.
Агентлык идарәсенең 27.05.2010 № 1/26-4 карары белән “Азкатлы торак” продукты буенча түбәндәге ставкалар билгеләнде:
|
К/З |
30-50 |
51-60 |
61-70 |
71-80 |
81-90 |
|
Ставка, % |
10,5 |
10,75 |
11 |
11,25 |
11,5 |
Әгәр беренчел кертем торакның базар хакының 30%ыннан кимрәк булса, кредит шартнамәсе буенча бурычка алучының җаваплылыгы мотлак рәвештә иминиятләштерелергә тиеш.
Күрсәтелгән ставкалар бурычка алучының шәхси иминият шарты белән эшли. Шәхси иминият булмаган очракта, ставка күләме 0,7 процент пунктына арта.
Процент ставкасыннан өстәмә тотып калулар (ташламалар) эконом-класслы торак сатып алучыларга, Ана (гаилә) капиталы алучыларга, яшь гаиләләргә һәм дәүләт торак сертификаты ияләренә бирелә.
“Азкатлы торак” ипотека кредитларының төп параметрларына таләпләрнең кыскача исемлеге Продукт паспортына кертелгән. Залог Предметына һәм закладнойларны поставкалау вакытында хезмәттәшлек тәртибенә киңәйтелгән таләпләр Закладнойларны сатып алуның төп шартларына кертелгән.
“Азкатлы торак” продукты шартлары буенча бирелгән кредитлар буенча закладнойлар закладнойларның формалаштырылган портфельләрен залогка тапшырып, займ бирү белән, һәм закладнойларны сатып алу юлы белән дә, Торак ипотекасына кредит бирү агентлыгы тарафыннан рефинанслана.
Сорауларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне mez@ahml.ru электрон адресына җибәрә аласыз.