Алексей Фролов: Татарстан җылылык белән 100 процентка тәэмин ителгән

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстанның барлык торак йортлары һәм социаль объектлары җылылык белән тәэмин ителгән. Җылы бирә башлаганда җитди һәлакәтләр булмады, дип хәбәр итте 17 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. "Җылылык бирү сентябрь ахырында башланды. Аерым шикаятьләр булды, әмма без хәлне күзәтәбез. Соңгы биш көндә мондый мөрәҗәгатьләр юк", — дип белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел җылылыкны 8-25 сентябрь көннәрендә җибәрү турындагы карар кабул ителде. Беренче булып, ягъни 23 сентябрь кадәр эшне Мөслим районы коммуналь хезмәткәрләре тәмамлаган. Артта калучылар рәтендә Алабуга районы, анда җылылык 6 октябрьдә генә бирелгән. Төп эш республикада бер атнада — 25-29 сентябрьдә башкарылган.

"Җылыту сезонына әзерлек барышында республикасында ике җитди программа эшләтеп җибәрелде. Беренчесе торак фондын ике контурлы казаннарга күчерү булса, икенчесе - Урыссу бистәсендәге социаль өлкә объектларындагы шәхси җылыту пунктлары. Шулай ук Казанда индивидуаль җылылык тапшыру пунктларына күчерү буенча чаралар башкарылган. Барлык эш билгеләнгән вакытта үтәлгән", — дип белдерде Алексей Фролов.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белешмәсе нигезендә, хәзерге вакытта җылылык белән 17168 торак йорт, 1603 мәктәп, 1839 балалар бакчасы, 2117 сәламәтлек саклау оешмасы, 1967 мәдәният оешмасы, 270 спорт объекты һәм 180 социаль яклау оешмасы тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International