Татарстан студентлар отряды хәрәкәтенең оешу вакыты 1963 елларга килеп тоташа. Төзелеш отрядлары ярдәме беләнКомпрессор заводы, "Оргсинтез", "Теплоконтроль", Зәй ГРЭСЫ, Миңлебай газ эшкәртү заводы һәм башка күп кенә корылмалар төзелә. Икътисаднын әйдәүче өлкәләрендә талибләргә бүген дә ихтыяҗ зур. Отрядларда чыныгу алган бик күп актив катнашучылар хәзер инде хезмәт кешесе дигән исемне лаеклы йөртүче дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, җитәкчеләр, инженер һәм төзүчеләр, укытучылар һәм табиблар булдылар.
2018 елда Татарстан студентлар хезмәт отрядларына 55 ел. Хәрәкәтне мәңгеләштерү максатыннан студентлар хезмәт отрядлары истәлегенә һәйкәл куелачак.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге белән берлектә оештырылган республикакүләм бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы эскиз проекты һәм һәйкәл макеты билгеләнәчәк.
Бәйгегә эшләр 2017 елның 1 ноябреннән 2018 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Гомуми приз фонды 400 мең сумны тәшкил итә. Бәйгедә, профессиональ рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар, студентлар һәм аспирантлар катнаша ала. Бәйгенең нигезләмәсе белән оештыручыларның рәсми сайтларында танышырга мөмкин (mdms.tatarstan.ru/ Яшьләр сәясәте бүлеге/ Нигезләмә һәм проектлар).
Һәйкәл Казан шәһәре Декабристлар урамындагы «Яшьләр» скверында урнаштырылачак. Һәйкәл торгызылачак урынның биредә сайлануы юкка түгел. Монда 1977 елда республикакүләм комсомоллар комитетының матди ярдәме белән яшьләр үзәге төзелә. Бинаны сафка бастыру эшләрендә студентлар төзелеш отрядлары да катнаша.
Илле елдан артык тарихы булган студентлар отрядлары хәрәкәтен бүгенге көндә дә яшьләр лаеклы дәвам итәләр. Гаделлек, бердәмлек, патриотлык хисләрен югалтмыйча яңа үрләр яулыйлар. Воронеж өлкәсе, Мәскәү, Магнитогорск, Белгород, Томск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Якутск шәһәрләрендә отрядлар хәрәкәтен мәңгеләштереп һәйкәлләр куелган.