Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары Владимир Кудряшев Үзбәкстан Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чарада Ташкент өлкәсе хакимияте сәнәгать, төбәк икътисады һәм эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рустамов Одилхон Бакиевич, һәм Ангрен, Бекабада, Алмалык, Янгиюль, Ахангаран шәһәрләре башлыклары катнашты. Очрашуның төп мәсьәләләре Татарстанда күп фатирлы йортларын идарә һәм асрау, энергияне сак тоту программаларын гамәлгә кертү, шулай ук төзелеш һәм архитектура өлкәсендә дәүләт программаларын тормышка ашыру турында иде. Очрашу барышында кунакларга төбәктә төзелеш тармагы һәм 2016 елда гамәлгә ашырылган программалары турында фильм -презентация күрсәттеләр.Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстаннан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.