14 декабрь көнне Аксубайда биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп корганнан соң, аны кабаттан ачу тантанасы булып үтте. Объектка капиталь ремонт Татарстан Республикасы бюджеты хисабына ясалды. Шуны билгеләп үтү мөһим, 2014 елдан республика җитәкчелеге нәкъ менә районнарда чистарту корылмаларына игътибар бирә. “ТРның торак пунктларында инженер челтәрләрен һәм су агызу системалары корылмаларын төзү һәм капиталь ремонтлау“ программасы гамәлдә булган чорда Газлаштыру фонды 20 чистарту корылмасына капиталь ремонт үткәргән. Агымдагы елда 6 объектта эш алып барылды. Күптән түгел Биектау, Чернышевка, Югары Ослан авылларында чистарту корылмалары ачылды.