Алексей Фролов #“Язылу бүләк ит акциясенә кушылды

2017 елның 16 декабре, шимбә

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан басмаларына язылу рәсмиләштерү мобиль офисы ясалган иде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов якын кешеләрен "Татарстан", "Чаян" журналларына һәм "Казанские ведомости" газетасына имзалады. Шулай ук "Татарстан " журналын хәзер Чистай өлкәннәр өчен йорт-интернат һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернаты алачак. Акция дәвам итә, һәм һәр кешенең якыннарын татарстан басмалары белән шатландырырга яки подписка ала алмаганнарга, ләкин газета-журналлар алырга бик теләгәннәргә бүләк ясарга мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International