Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендә "ТАНЕКО" АҖ нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары төзү проектын гамәлгә ашыру буенча Республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды. Утырыш башланыр алдыннан төзелеп килүче объектларны, шул исәптән, ЭЛОУ-АВТ-6 установкасын, карау ясалган иде. Утырыш барышында 2017 елга йомгак ясалды, 2018 елга һәм бурычлар куелды. Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы алдынгы төзүчеләргә һәм хезмәт персоналына дәүләт бүләкләрен тапшырды.