Россиянең региональ үсеш министрлыгында илнең субъект вәкилләре алданган “өлешчеләр” соравы ничек каралуы турында сөйләп үттеләр

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Ирек Файзуллин үзенең чыгышында бу мәсәлә Татарстанда ни һәлдә икәнлеген билгеләп үтте. Төрле әзерлек стадиясендә 34 проблемалы йорт калды, аларның гомуми мәйданы 325,3 мең кв.метр, бу 5 мең 17 квартир. 2011 елда тапшырылырга тиешле йортларның төзелеше график буенча алып барыла, төзүче компанияләр тарафыннан финанслаштыру тиешле күләмдә тәэмин ителә. Чыгышның азагында министр Ирек Файзуллин региональ үсеш министрлыгының җитәкчелеген алданган өлешчеләр проблемасы Татарстанда тулысынча 2012 ел ахырына хәтле юкка чыгарылачак дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International