Төзелешнең киләчәге фән кулында

2011 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында икенче тапкыр “түгәрәк өстәл” форматында төзелеш өлкәсендә инновацион ачылышлар турында сөйләштеләр. Очрашуны министр урынбасары Алмаз Ахметшин алып барды. Министрлык һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-тикшеренү эшләренә ярдәм күрсәтү буенча уртак планы чынга ашырыла. Шул план кысаларында бүген казан уку йортының галимнәре әзер проектлар белән таныштырып киттеләр. Югары чыдамлы ком бетоны турында үзенең чыгышында КДАТУ төзелеш материаллары, җиһазлары һәм конструкцияләре кафедрасы доценты Николай Морозов сөйләде. Башка мөһим проект белән шул ук кафедра ассистенты Игорь Боровских таныштырды, ул Татарстанда югары чыдамлы базальтофибробетоннан юл төзелеше өчен җиһазлар һәм конструкцияләр җитештерүне оештыру турында сөйләде.

Бүгенге “түгәрәк өстәл” бик күп катнашучылар җыйды. Бу әлбәттә инновацион продуктларга югары мохтаҗлыкны күрсәтә. Мондый кызыксыну менә нәрсә белән аңлатыла: Татарстан төзелеш материаллары сәнәгате үсешендә приоритет юнәлеш итеп җитештерелүче материалларда инновацион методлар кулланылу танылды. Аның өстәвенә ресурслар һәм энергия саклаучы материаллар куллану да бик мактаулы санала.    

“Түгәрәк өстәл” ахырында катнашучылар бүген каралган проектларны хупларга, аларны Татарстан территориясендә куллануга юл куярга дигән карар кылдылар. Республика төзелеш программаларын чынга ашырганда да бу яңа материалларны куллану планнаштырыла.

Материаллар турында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International