Бүген төзелеш министрлыгында “СЕН-ГОБЕН ИЗОВЕР” компаниясе “Төзелештә, сәнәгатьтә һәм торак-коммуналь хуҗалыганда җылылык саклануын проектлаштыру” темасына мастер-класс үткәрде. Әлеге компания җылы саклаучы материаллар җитештерү белән шөгыльләнә.
Семинарда проектлар институты белгечләре һәм архитектура һөнәрчеләре, төзелеш һәм ялгау оешма вәкилләре, энергетикада, сәнәгатьтә, төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыганда (җылылык челтәрләре, йортларда инженер коммуникациләре) җылы саклау буенча белгечләр катнашты.
Әлеге тема катнашучылар өчен беренчен чиратта “Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында” Федераль закон кушучы нормаларны үтәргә кирәк булу йөзеннән кызыклы. Бу законга карасаң, ул төзелеш алып барганда җылы һәм энергия саклау кирәклеге турында сөйли.
Мондый семинарлар үткәрү министрлыкта гадәткә керде, киләчәк очрашулар турында мәгълүматне сайтта белә аласыз.