Казан үзәгендә машина кую урыннарының саны 1,6 меңгә артты

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бүген үзәгендә 4 парковка: “Кремль” метро станциясе янында яңа җир асты паркингы һәм 1,6 мең урынга исәпләнгән 3 вакытлы парковка ачылды.
Регламент нигезендә, торак фонды бер фатирга 1-1,5 машина кую урынын исәпкә алып төзелә. Социаль ипотека буенча торак әлегә җир асты паркингыннан башка торгызыла.
“Кремль” метро станциясе янындагы паркингны төзү метро станциясен сафка бастыру эшләре белән бергә башлана. Әмма аны төзү эшләрен төгәлләү һәм файдалануга тапшыру шәхси инвесторны җәлеп итү нәтиҗәсендә әле быел гына мөмкин булды. Моның өчен объектка коммуникацияләр үткәрелде, бизәкләү эшләре башкарылды, тиешле җиһазлар сатып алынды. “Тукай мәйданы” метро станциясе янында 34 урынлы зур булмаган парковканы төзү эшләре дә әлеге схема буенча алып барыла. Аны киләсе елда ачу күздә тотыла.
Ике парковканың да смета бәясе 150 миллион сум тәшкил итә.
Моннан тыш, “Таулар” метро станциясе янында 220 урынга исәпләнгән тагын бер паркинг төзелә. Шулай ук “Әмәт” станциясендә дә паркинг өчен урын каралган, “Завод” станциясе янындагы парковка проектлау стадиясендә. 2013 елның ахырына кадәр метро станцияләре янәшәсендә 600 машинага исәпләнгән паркинглар ачу күздә тотыла.
Вакытлы парковкаларга килгәндә, буш торган җир участокларында аларны ачу турындагы карар күптән түгел үткәрелгән штаб утырышында кабул ителгән иде. Аларны карап тоту буенча барлык чыгымнарны
шәһәр хакимиятләре үз өстенә алды. Автомобиль хуҗаларыннан анда машина куйган өчен акча сорамаячаклар.
Якын көннәрдә барлык яңа парковкалар янындагы юлларда мәгълүмати күрсәткечләр урнаштырылачак. Аларның барысы да кыш ахырына кадәр эшләячәк.
Искәртеп узабыз, 2011 елга Казанда 12 мең даими машина кую урыны булдыру планлаштырылган, аларның төп өлеше файдалануга тапшырылган инде.
Гамәлдәге планнар нигезендә, 2013 елның ахырына кадәр тагын 26 меңгә якын машина кую урыны булдыру күздә тотыла. Шуның 8 меңе – күп катлы һәм җир асты паркингларында, 600 е – метро станцияләрендә, 9 меңе – ишегалларын капиталь төзекләндерү программасы буенча, 8,5 меңе – төзелә торган торак йортлар комплексында.
Шуның белән бергә, мэр күрсәтмәсе нигезендә, Казан башкарма комитеты тарафыннан өстәмә инвесторлар җәлеп итү һәм экопарковкалар оештыру хисабына планны 50 мең урынга кадәр арттыру турындагы мәсьәлә тикшерелә.
1 ноябрьгә Казанда 300 меңгә якын автомобиль теркәлгән. Шул ук вакытта машина кую урыннарының саны 154 меңнән артмый.
Быелның 9 аенда гына да Казанда машиналар саны 15,5 меңгә арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International