Казанда берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты

2011 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанның “Азино” бистәсендә яшәүче бик күп әти-әниләр һәм сабыйлар өчен зур бәйрәм. Бистәдә, “Бәләкәч” республика программасы кысаларында кулланылышка тапшырылырга тиешле берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

Өч катлы биналар һәркайсы 2370 кв. метр мәйданга ия. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары 120 шәр бала сыйдырышлы.
Тантаналы төстә ачылыш бәйрәме, Сахаров урамы, 12а адресы буенча урнашкан 60 нчы санлы “Тамчы” балалар бакчасында булды. Биредә “Уңыш” төп белем бирү программасы белән беррәттән “Яшь эколог” программасын гамәлгә ашыру ниятләнә.
“Тамчы” балалар бакчасы генераль подрядчысы – “КазаньЦентрСтрой” ААҖ, подрядчы – “МСУ-Строй” ҖЧҖ, проектлаучы – “Татинвестгражданпроект” предприятиесе. Объект 55,2 миллион сумга төшкән.
 Тургай” 40 нчы санлы балалар бакчасы Туганлык урамы, 8а адресы буенча урнашкан, биредә нәниләр белән “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” һәм “Үсеш” программалары буенча шөгыльләнәчәкләр. Х. Бигичев урамы, 7а адресы буенча 64 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасында татар телендә “Балалар бакчасында тәрбияләү һәм укыту”, “Здравствуй” (М. Лазарев), “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү” (Р. Минниханов) һәм башка программалар буенча белем бирү планлаштырыла.
Моннан тыш, балалар бакчаларында чит телләргә өйрәтү, мәктәпкә әзерлек, театраль студия, кул эшләнмәләре, ритмика, вокал, хореография, балалар фитнесы, спорт аэробикасы, сәламәтләндерү массажы, кислород коктейле кебек өстәмә хезмәтләр дә күрсәтеләчәк.
 Искәртеп узабыз, “Бәләкәч” программасы кысаларында беренче балалар бакчасы 14 нче сентябрь көнне Глушко, 11а адресы буенча ачылды. 27 нче сентябрьдә М. Гафури урамы, 2а йорты буенча гамәлдә булган балалар бакчасына 50 урынлык янкорма эшли башлады. 1 нче ноябрь көнне Совет районында 39 нчы “Непоседа” балалар бакчасы нәниләрне кабул итте. 4 нче балалар бакчасы 9 нчы ноябрьдә Яңа-Савин районында Әпсәләмов урамы, 18а адресы буенча ачылды. 10 нчы ноябрь көнне Совет районында Җиңү Проспекты, 180 а адресы буенча “Алтын башак” бакчасы сафка басты. 15 нче ноябрь көнне Нигъмәтуллин урамында 192 нче “Семицветик” балалар бакчасы балаларны үзенә җыйды. Совет районы, Минская, 55а адресы буенча “Көнбагыш” балалар бакчасы 18 нче ноябрьдә эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International