Россия регионнары ТКХ Фонды уздырган селетор киңәшмәдә катнаштылар

2011 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды бөтенроссия селектор киңәшмәсе уздырды. Киңәшмә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендә булган йортлардан күчерү программаларын төгәлләү турында булды.

Әлеге программаларда катнашучы барлык Россия субъектлары да киңәшмә эшендә катнаштылар. Алардан тыш Минрегион, РФ Генераль прокуратурасы, РФ Исәпләү палатасы һәм НП “Үсеш ТКХ” вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.

Мәскәүдәге студия белән элемтәгә 13 регион чыкты: Башкортостан Республикасы, Карелия Республикасы, Алтай Республикасы, Пермь ягы, Амур, Белгород, Курган, Мәскәү, Свердлов, Тверь һәм Тюмень өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ханты-Мансийск автоном түгәрәге.

Исегезгә төшерәбез: Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәмче Фонд Татарстан Республикасына күпфатирлы йортларда капиталь ремонт уздыру һәм гражданнарны авария хәлендә булган йортлардан күчерү программаларын чынга ашыру өчен лимиты 6,653 млрд. сум тәшкил итте. 2008-2011 елларда ремонт уздыру өчен финанслаштыру 24,73 млрд. сум тәшкил итә. 2011 елга исәпләнгән бу программа төгәлләнде.  

Икенче программа гражданнарны авария хәлендә булган йортлардан күчерүгә кагыла. Шулай итеп, бу программы буенча быелга исәпләнгән финанслаштыру күләме 1 млрд. 181,3 млн. сум тәшкил итә.  Шулардан 692,6 млн. сум акча ТКХ Фонды акчасы. Барлыгы 3 мең дә 64 кеше күчерергә планнаштырыла, алар 214 күпфатирлы йортның 1 мең 193 фатирда яшәүчеләр, күчереләчәк фатирларның бәтен мәйданы 46,53 мең.кв.м.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International