Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Республикада капиталь төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты
2011 елның 25 ноябре, җомга
Татарстанда быелгы төп капиталь ремонт программасына кертелгән 999 күпфатирлы йортның барысында да эшләр тәмамланган. Финансларны экономияләү нәтиҗәсендә, быелгы программага өстәлгән 25 йортның 14 ендә шулай ук төзекләндерү эшләре тәмамланган һәм актлары Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. Калган 11 йортның берсендә түбәне төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша, тагын 10 йортта хисап приборларын урнаштыру бара. Әлегә капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең гомуми күләме 4 млрд 323 млн сум, ягъни еллык лимитның 99,99 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин җиткерде.
Яшел Үзән, Ютазы районнары капиталь ремонт өчен торак милекчеләреннән финанслар җыю планын арттырганнар, өстәмә йортларны планга керткәннәр иде. Хәзер алар алдына өстәмә йөкләмәләрен вакытында үтәү бурычы куела, ди Илдар Сибгатуллин. Ә менә шулай ук өстәмә йөкләмә алган Казан аны вакытында үтәп килә.
“Быелгы капиталь ремонт программасы тәмамлану алдында. Дәүләт торак инспекциясе башкарылган эшләр актларын кабул итүне, йортларның сыйфатын тикшерүне тәмамлап килә”, -ди Илдар Сибгатуллин.
Киләсе елга күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына килгәндә, узган видеоконференциядә ТР Президенты 25 ноябрьгә кадәр аны формалаштыру бурычын куйган иде. 29 муниципаль район расланган һәм килештерелгән программаларын тәкъдим иткән. Шуларның 20 се 2016 елга кадәрге чордагы программаны исәпкә алган тулы документ әзерләгән. Программалар муниципаль берәмлекләр, торак милекчеләре акчаларын исәпкә алып әзерләнгән. Президент Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, программаны Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан финанслау әлегә ачык кала, кайбер кыенлыклар бар. Аның белән хезмәттәшлек формалары ачыкланып беткәч, соңрак ул өстәмә программа итеп кертелергә дә мөмкин, ди республика башлыгы.
Бүгенгә 2012 ел программасына 884 йорт кертелгән. Торак инспекциясе бу йортларның 628 ен тикшергән, тагын 128 йортта тикшерү эшләрен тәмамлыйсы бар. “Киләсе дүшәмбегә Федераль фонд акчаларын әлегә исәпкә алмыйча гына, алдан билгеләгән лимит буенча 2012 ел программасын формалаштыруны тәмамларга кирәк.”, -ди Илдар Сибгатуллин.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үз чыгышында йортларга 7 775 хисап приборы куелуын җиткерде. Бу, планның 96 проценты. Шуларның 6295 е коммерцияле хисапка алынган.
Видеокиңәшмәдә идарәче компанияләрнең ЭТИС системасында эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәлә дә каралды. Аннан аңлашылганча, киләсе елда торак йортлар белән идарә итүче барлык идарә компанияләре закон нигезендә үз-үзен көйләүче оешмаларда теркәлергә тиеш. Бу хактагы федераль закон РФ Дәүләт Думасына кертелгән һәм ул декабрь аенда кабул ителергә тиеш.
Илдар Сибгатуллин белдергәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 17 мең 60 күпфатирлы йорт 1200 дән артык идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләре идарәсендә. Шулардан 12 мең 562 йорт ЭТИСта веб-кабинетлар алган,актив файдаланучылар. Ләкин барлык идарәче компанияләр дә актив түгел, ди Сибгатуллин. Казан буенча да проблемалар бар. Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт заказы агентлыгына урыннарга чыгып бу мәсьәлә буенча махсус семинарлар уздыруны йөкләде.
“Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Буа районының Боерган авылында ике катлы урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә
Буа районының Боерган авылында Ленин урамындагы ике катлы урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә. Үтәлешнең гомуми күләме 30% ка җитте.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 44 йортта 99 лифт алмаштыру планлаштырыла
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Татарстанда 96 сәламәтлек саклау объектын капиталь ремонтлауга 3,4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
«Сәламәтлек саклау» юнәлешендә зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Агымдагы елда тармакның 96 объектына 3,4 млрд сумнан артык ремонт ясалачак.
10
апрель, 2026 ел
Әлмәттә «Сабый» балалар бакчасына капиталь ремонт башланды
Әлмәттә төзүчеләр 23 нче номерлы катнаш төрдәге «Сабый» балалар бакчасының ике катлы бинасына капиталь ремонт ясауга кереште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз