Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы башлыгы «Yapi Merkezi Construction and Industry Inc.» исемле төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты. Татарстанда төзелеш өлкәсендә уңышлар белән төрекләрне министр урынбасары Алмаз Ахметшин таныштырп китте. Үзләренең Татарстанга килу максатын алар республикада тимер юл төзелеше өлкәсендә эшләүче ведомстволар һәм предприятиеләр белән очрашу теләге белән аңлаттылар.
Әлеге компания Төркиядә генә түгел, күп Африка илләрендә – Алжирда, Мароккода, Суданда һәм шулай ук Сауд Гарабстанында яхшы яктан күрсәткән. Шушы көннәрдә алар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Транспорт министрлыгы, Казан Муниципалитеты һәм башка ведомство вәкилләре белән очрашуны планнаштыра.