Семинар “Төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру системасы. Инвестицион проектларны реальләштерү эффективлыгын үстерү»

2012 елның 21 марты, чәршәмбе

2012 елның 18-19 апрельләрендә “Корстон” шәһәр сәүдә-ял итү үзәгендә төзелеш өлкәсендәге оешма җитәкчеләре һәм белгечләр, инвесторлар һәм өлкә бүлекчәләре өчен “Төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру системасы. Инвестицион проектларны реальләштерү эффективлыгын үстерү» дигән темага семинар булачак. Семинарны республиканың инженер-техник үзәге, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә оештыра. Әлеге семинарда төзелештә бәя кую федераль үзәгенең җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре , РФның Региональ үсеш министрлыгы, сметалы бәя кую һәм инжинирингның үз бәясе милли ассоцияциясе, Краснодар өлкәсенең региональ бәя кую үзәге катнаша.

Семинарның төп тематик юнәлешләре:

Төзелеш өлкәсендә бюджет чараларын куллануның эффективлыгын арттыру.

Төзелештә бәя кую системасының хокукый нигезе.

Төзелештә сметаны нормалаштыру системасын модернизацияләүнең төп бурычлары.

Килешүне тотрыклы бәяләгәндә алдан әйтү индексларын  куллану тәртибе.

Дәүләт (федераль), территориаль, өлкә һәм индивидуаль смета нормаларын куллану тәртибе.

Төзелеш продукциясе бәясен билгеләү процедурасын регламентлаштыручы методик документлар, проект документациясенең сметалы бүлеген булдыру.

Төзелештә хезмәт хакы һәм аны нормалаштыру сораулары. Хезмәт хакының хокукый һәм законлы нигезләре.

Накладлы чыгымнарның сметалы нормалаштырудагы эшләп килүче системасы.

Башка эшләр һәм чыгымнарны билгеләү тәртибе ( шул исәптән, кышкы чорда СМРның бәясе арту, эшчеләрне командировкага җибәрү һ.б.)

Салым салуның гади системасында эшләүче оешмаларның смета бәяләрен билгеләү.

 

 

ГЭСНны куллану тәртибе һәм монтаж җиһазларның аерым бәясе турында яңа методик документлар, үзгәрешләр һәм өстәмәләр (2011-2012).

Аерым бәяләргә кулланылган җыентыклар турындагы еш очрый торган сораулар һәм башка темалар

Өстәмә мәгълүмат : (843)523-56 74, 523-56-75

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International