Әлеге очрашуда республикадагы күп фатирлы йортларны капитал ремонтлау барышын, Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь комплексының 2011 елгы нәтиҗәләрен, шулай ук коммерция һәм социаль ипотека кысаларында 2012 елда торак йортлар төзү буенча сорауларны, инженер инфраструктура барлыкка китерүне, берничә социаль объект төзү мәсьәләләрен тикшерделәр.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда Татарстанда поликлиникаларны, гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау программалары да тормышка ашырылуын сөйләде.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Басаргин Татарстан моношәһәрләренең кайбер федераль программаларда (“Торак”, күп фатирлы торак йортларны ремонтлау һ.б.) катнашу мөмкинлеге турында сөйләштеләр.