Семинар-презентациягә чакырабыз

2012 елның 23 марты, җомга

   Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь-хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасында коры төзелеш катнашмаларын җитештерүче “Баулюкс” группа компанияләренең бушлай семинар-презентациясенә чакыра.

   Чараның төп темалары: “Баулюкс” коры төзелеш катнашмасының технологик һәм экологик өстенлеге; ГИБ проектында “Баулюкс-Группа”ның инновацион технологияләре һәм җитештергән продукты; Татарстан Республикасының төзелеш базарында “Баулюкс-Группа”ның технологик потенциалы; коры төзелеш катнашмаларын җитештерү өлкәсендәге уңышлары һәм аларның төзелеш урыннарында кулланылышы; күпер төзегәндә, фундамент төзегәндә куллана торган махсус цемент лар һәм ремонт әйберләре, җитештерә торган продуктның төрләрен арттыру перспективасы.

    Программада әйдәп баручы белгечләрнең чыгышлары һәм семинарда катнашучыларның тәҗрибә уртаклашулары планлаштырыла.

   Семинар 27.03.2012 елда 13.00 Әлмәт шәһәре, Промзона, 9 (Казаннан автобус 27.03.2012  10.00 кузгала)

   Әлеге мәгълүмат түбәндәге белгечләрдә кызыксыну уята: ГИПлар һәм ГАПлар, АПМ вәкилләре һәм проект төркемнәрендә; ПТО һәм төзелеш оешмаларын тәэмин итүче бүлекләрнең әйдәп баручы белгечләрендә; заказ бирүче һәм җитәкләүче компанияләрнең хезмәткәрләрендә.

   Семинарда катнашу турындагы мәгълүматны архитектура, архитектура җитәкләү, шәһәрне төзү министрлыгына түбәндәге телефон номерлар аша хәбәр итәргә кирәк: 2311549, шулай ук : 909-314-59-99; (8553) 37-12-30 (доб. 284) Митин Александр Васильевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International