Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Татарстан Республикасының коммуналь оешмалар союзы”ның Региональ бүлек берләшмәсенең гомуми җыелышы булды. Көн тәртибендә союзның 2011 елгы нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлары иде. Җыелышта РООР “Татарстан Республикасының коммуналь оешмалары” ның планы, шулай ук берләшмәнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләнелде.
Җыелыш РООР “Татарстан Республикасының коммуналь оешмалары”ның Президенты А.Х. Хәйруллин рәислегендә үтте. Җыелышта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Р.К. Кәримов, союз әгъзаләре – оешма җитәкчеләре катнашты.
Катнашучыларның докладларын тыңлагач, РООР “Татарстан Республикасының коммуналь оешмалары”ның 2011 елгы эшчәнлеге белән канәгать булуны белдерделәр.
Оешмага “Татарстан Республикасыда энергияне саклау” республика программасын тормышка ашыруда эффектив эшләү һәм 2012 елда республиканың коммуналь комплексына яңа заманча технологияләр кертүдә булышу бурычы куелды.
Чара дәвамында ТРның торак-коммуналь хуҗалык оешмаларындагы иң әйбәт эшчеләрне бүләкләү булды.