КВН аша хезмәт саклауны пропагандалау

2012 елның 26 марты, дүшәмбе

   Җитештерү травматизмын бетерү һәм эш урыннарында хезмәт шартларын яхшырту, хезмәт саклау өлкәсендәге хокук белемнәрен тарату һәм пропагандалау чараларын популярлаштыру максатыннан Казан архитектура-төзелеш  университетында “ 2012 елны Татарстан Республикасының  төзелеш өлкәсендә хезмәтне саклау һәм хезмәт законын иң әйбәт белүчеләр” дип аталган  VII һөнәри-конкурс “КВН” булды.

   “КВН” смотр-конкурсын ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ТРдагы “Россиянең төзүчеләр профсоюзы” оешмасы һәм республика төзүчеләр союзы белән берлектә оештырган иде. Әлеге конкурс бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган.

  “КВН” смотр-конкурсында ”Камгэсэнергострой” ААҖ, Яр Чалллы шәһәренең”Йорт төзү комбинаты” ҖЧҖ, Әлмәт шәһәренең “Ук “ Главнефтегазстройсервис” ҖЧҖ һәм уку йортлары арасыннан Казан архитектура-төзелеш университеты, Казан төзелеш колледжы һәм 2 нче номерлы һөнәри лицей катнашты.

  Смотр-конкурс кысаларында заманча индивидуаль саклану чаралары , хезмәт шартларын яхшырту  һәм җитештерү вакытында сәламәтлек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр турында күргәзмә булды.

   Конкурста җиңүчеләргә мактау грамотасы, диплом һәм акчалата бүләк бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International