Төзелеш министрлыгы кызыксынучы белгечләрне фәнни-техник советта катнашырга чакыра

2012 елның 27 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Сезне “Татарстан Республикасының су хуҗалык комплексын үстерү һәм тагын да яхшырту максатыннан, су үткәргеч һәм канализацион  системаларны реконструкцияләгәндә, модернизацияләгәндә һәм яңадан төзегәндә, традицион кулланылышта булган өйберләрне ( металл, бетон, тимер бетон һ.б.) полиэтиленнан эшләнгән труба һәм башка әйберләр белән алмаштыру” дип аталган фәнни-техник совет утырышына чакыра. Утырышта ТРда полиэтилен трубалар җитештерүче зур оешма – “Техстрой” (Казан шәһәре) ЯАҖнең продуктларын куллану мәсьәләсе каралачак. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелачак:  Казан шәһәренең су үткәргеч һәм канализация хуҗалыгында традицион трубалар урынына полиэтилен трубаларны куллану һәм алмаштыруның төп максатын билгеләү; “Техстрой” ЯАҖ тәкъдим иткән продуктлар белән труба үткәрү системасын полиэтиленнан монтажлау эффективлыгын тишерү; полиэтиленнан эшләнгән труба үткәрү системасында гадәттән тыш авария-яңадан тыргызу һәм агымдагы ремонт эшләре ( үзенчәлекләре, уңай яклары, технологиясе); торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләти-шәхси партнерлык, аерым алганда ТРның су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү, реконструкцияләү һәм яңадан төзү.

Фәнни-техник совет киңәшмәсе ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2012 елның 29 мартында 14:00 да, түбәндәге адрес буенча була: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт, 308 каб.

ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында фәнни техник совет утырышында катнашуыгыз турында 28.03.2012 елга кадәр хәбәр итүегез сорала. (тел. 231-15-66)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International