Республикада торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртергә ярдәм итүче фонд белгечләре эшли

2012 елның 28 марты, чәршәмбе

   Бүген Дәүләт корпорациясе “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртергә ярдәм итүче фонд”ның белгечләре төркеме үз эшләрен дәвам иттеләр. Алар республикага региональ адреслы программа буенча гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү һәм 2010-2011 елларда күп катлы йортларда капитал ремонт эшләнешенең тормышка ашуын тикшерүне максат итеп куйганнар. Белгечләр документларны өйрәнәләр, программаның тормышка ашуын тикшерү өчен Казандагы, Яшел Үзән, Арча районнарындагы объектларга баралар.

    Фондның официаль сайты хәбәр итүенчә, узган көннәр тикшерү нәтиҗәләре буенча, Арча районында программа буенча планлаштырылган гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү күчерү эше тәмамланган: авария хәлендәгеләрдән яңа йортларга 36 кеше күчерелгән, ә иске йортларын җимергәннәр. Арча шәһәре М.Җәлил урамындагы яңа 6 йортта яшәүчеләр үзләренең яңа йортлары белән бик канәгать, алар фонд һәр ТРсы җитәкчеләренә уңайлы, заманча йорт биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

    Федераль бюджет биргән чараларны кулланып, ә ул  185-ФЗ номерлы федераль законның 14 матдәсендә каралган,  торак-коммуналь хуҗалык шартларында ирешелгән уңышларны да анализлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International