Бүген министрлыкта “Техстрой” ЯАҖнең яңа югары технологияле продукты тәкъдим ителде

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында  фәнни-техник совет утырышы булды. “Техстрой” ЯАҖ белән берлектә Татарстан Республикасы су хуҗалыгы комплексын үстерү һәм яхшырту максатыннан, су үткәргеч һәм канализация корылмаларын реконструкцияләгәндә, модернизацияләгәндә традицион кулланылыштагы әйберләрне ( металл, бетон, тимер бетон) полиэтилен трубалар һәм фасон әйберләр  белән алыштыру соравы тикшерелде.

Утырышны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М.Хәнифов алып барды. Әлеге утырышта “Техстрой” ЯАҖнең, проект һәм башка оешмаларның вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Ф.М.Хәнифов, ТРсы коммуналь инфраструктурасының төп фондлары тузуы, бу өлкә тамырдан үзгәртеп коруны таләп итүен әйтте.

Дискусия барышында су үткәргеч-канализация системасында традицион трубаларны “Техстрой” ЯАҖ җитештергән полиэтилен трубаларга алыштыру һәм куллануның максатчанлыгы турында сөйләделәр. Заводның труба үткәргеч системасын монтажлау тәкъдиме совет тарафыннан профильле оешмалар тикшерүенә калдырылды.

Утырышның мөҺим сорауларының тагын берсе – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге дәүләти-шәхси партнерлыкның Татарстанда су белән тәэмин итү челтәрен модернизацияләү, реконструкцияләү һәм яңадан тыргызу.

Утырышның нәтиҗәсе буларак “Техстрой” ЯАҖ продуктларының  югары эксплуатацион-техник мөмкинлекләре һәм төзелештә куллануга кагылышлы тәкъдимнәр турындагы мәгълүматлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International