Татарстан Республикасы Лениногорск районының 12 йортында капиталь ремонт тәмамланган инде. Калган 5 йортта ремонт эшләре ахырына якынлаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков капиталь ремонттан соң күп фатирлы йортларның берсен карап чыгу барышында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, районда капиталь ремонт буенча барлык эшләр дә югары дәрәҗәдә оештырылган. Куйбышев, 48 урамы буенча күпфатирлы йортны карап чыгуда подрядчы һәм контрольдә тотучы оешма вәкилләре һәм йортта яшәүчеләр катнашты. «Арго» ҖЧҖ подрядчы оешмасы директоры Рамил Әсәдуллин сөйләгәнчә, йортта 22,4 млн. сумлык комплекслы ремонт үткәрелгән. Кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу йорт эчендәге системалары тулысынча алмаштырылган. Шулай ук йортның барлык подъездларын һәм фасадларын ремонтладылар. Бизәкләү эшләреннән тыш, подъездларда яңа почта тартмалары урнаштырылган һәм тәрәзәләр алыштырылган.Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Лениногорск районында 2018 елда капиталь ремонт 17 күпфатирлы йортта үткәрелә. Шуларның берсе – Шөгер авылында, берсе – Тимәш авылында, берсе-Подлесный поселогында, калганнары Лениногорскида. Район буенча финанслауның гомуми күләме 156 млн. сумнан артык тәшкил итә.