ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Казан дәүләт архитектура- төзелеш университеты белән берлектә “ Татарстан Республикасы төзелеш индустриясенә инновацион проектлар кертү механизмнары” дигән темага “түгәрәк өстәл”ләр үткәрүне дәвам итә. Әлеге түгәрәк өстәл кысаларында, приоритетлы фәнни-тикшеренү эшләнмәләре каралачак.ТРсы Төзелеш Министрлыгы җитәкчелеге белән университет галимнәренең чираттагы очрашуы 2012 елның 10 апрелендә 14:00дә Министрлыкта (Казан, Дзержинский ур., 10) №308 каб. Билгеләнгән ( регистрация 13:30 да башлана).
Казан дәүләтархитектура-төзелеш университетының түбәндәге инновацион проектлары (НИОКР тәмамланган) каралачак: җиңел плавлы глиннан линкерлы кирпеч;алар нигезендә суга чыдам клинкерсызкомпазицион гипслы коры катнашмалар.
Әлеге чараның төп катнашучылары ТРсының икътисад Министрлыгы, ГНО “ТРсының инвестицион-венчурлы фонды”,ТРсының инвестицион үсеш агентлыгы, ТРсы фәннәр академиясе, ОАО “Идея” инвестицион технопаркы”, ОАО “Татнефтехиминвет-холдинг, «Химград» технополисы, ТРсының проектлы институтлары һәм оешмалары һ.б.
Әгәр дә сезгә куелган сораулар кызык тоелса, катнашырга чакырабыз. Булачак киңәшмәләр турында өстәмә мәгълүматны һәм катнашуга бәйле сорауларны түбәндәге телефон номеры аша хәбәр итә аласыз: 843): 231-15-66, 231-15-69 (факс) яки электрон тартма : Dinar.Sagdatullin@tatar.ru